Бүген Автозавод районында мөмкинлекләре чикле балаларның ел саен үткәрелә торган "Һәрвакыт булсын кояш!" сәнгать иҗаты фестивале старт алды. Быел эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, чараның форматы бераз үзгәрде. 27 ноябрь көнне "Театр осталыгы" номинациясендә катнашучыларны уку урыны буенча карау булды.
Фестивальдә районның коррекция мәктәпләре һәм 1 нче шәһәр балалар һәм
яшьләр иҗаты сарае каршындагы Балалар мәрхәмәтлек ордены
тәрбияләнүчеләре катнашты.
Барлык артистлар да дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм «МосВА-К» ЯАҖнән баллы күчтәнәчләр алдылар. Талантлы балаларны әзерләгәннәре өчен
педагоглар аерым рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтелде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 27 ноябрь 2020, 14:50