Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Екатерина Федоровна Куницина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов тапшырды.

Екатерина Федоровна Алтай краеның Быстроистокский районының Усть-Ануй авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. Сугыштан соң технолог белгечлеге буенча Лениногорск технология техникумын тәмамлый. 1957 елда Казахстан Республикасының Кентау шәһәренә күчеп килә.1961 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Чередниченко Владимир Михайловичка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Екатерина Федоровна Кентау Полиметалл предприятиесендә инженер булып эшләгән.

1997 елда Яр Чаллыга күчеп килә.

Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныклары һәм өч оныкчыклары бар. Екатерина Федоровна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнде.

Җомга, 27 ноябрь 2020, 15:29