Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы депутатлары 2021 елга, 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына шәһәр бюджеты турында фикер алышуга кереште. Социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышында 2021-2023 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразлары турында Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, документ Гомумроссия икътисадый ситуациясе үсешенең сценар шартлары, Татарстан Республикасы үсеше тенденцияләре һәм шәһәрнең база тармаклары, система барлыкка китерүче предприятиеләре үсешенең фараз күрсәткечләре нигезендә эшләнгән.

2021 елда игълан ителгән мәгълүматларга караганда, тулаем территориаль продукт күләме, физик күләме 100,4% булган 243,6 млрд.сум тәшкил итәчәк.

Киләсе елга шәһәр буенча сәнәгать продукциясе күләме 391,4 млрд сум, сәнәгать җитештерүе индексы 102,7% планлаштырыла.

Агымдагы ел ахырына төп капиталга инвестицияләр күләме якынча 70 млрд сум тәшкил итәчәк, бу узган елдагыдан 5,4%ка кимрәк. 2020 ел бәяләве буенча ВТПга инвестицияләр өлеше 30,6 % тәшкил итәчәк. 2021-2023 елларда күрсәткечнең уңай динамикасы саклана.

 Фаразланган чорда товар әйләнешен әкренләп чагыштырма бәяләрдә 2,3%ка арттыру планлаштырыла.

2021 елга шәһәр икътисадын үстерүнең төп юнәлешләре буларак, Наталия Кропотова түбәндәге сүзләрне билгеләде: илкүләм проектларны тормышка ашыруда, федераль һәм республика программаларында, моношәһәрләргә ярдәм программасында катнашу; алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә проектларны гамәлгә ашыру; 2021 елга кадәр һәм 2030 елга кадәр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең социаль-икътисадый үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планын үтәү.

«Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында» карар проектын финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова тәкъдим итте.

"Шәһәр бюджетының керем өлеше үз керемнәре һәм югарыдагы бюджетлардан килә торган бюджетара трансфертлар хисабына формалаша", - дип ачыклык кертте ул.

2021 елда шәһәр бюджеты керемнәренең фаразланыла торган гомуми күләме 10 574 762,30 мең сум булыр дип көтелә, 2022 елда – 10635 832,20 мең сум (101%), 2023 елда – 10725 906,65 мең сум (97%). Керемнәрнең төп өлеше – салым керемнәре. 2021 елга фараз 4 313 084,40 мең сум тәшкил итә. 2022 елга фараз – 4 457 133,20 мең сум, 2023 елга – 4 699 144,55 мең сум.

Бюджет чыгымнары федераль законнар белән билгеләнгән җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча формалаштырылган һәм 2021 ел – 10 574 762,30 мең сум; 2022 ел – 10 635 832,20 мең сум; 2023 ел – 10 725 906,65 мең сум. Бюджет өлкәсендә 2021-2023 елларга чыгымнар буенча күрсәткечләрне формалаштырганда түбәндәге индекслар-дефляторлар файдаланылды: азык-төлек продуктларына, медикаментларга бәяләр үсеше 2021гә – 4,0%, 2022 елга – 4,0%, 2023 елга – 4,0%; коммуналь хезмәтләр 2021 елның 1 июленнән 4,0%ка, 2022 елның 1 июленнән 4,0% ка, 2023 елның 1 июленнән 4,0%ка индексацияләнгән; калган чыгымнар агымдагы ел дәрәҗәсендә.

Ике проект даими комиссия тарафыннан раслауга шәһәрнең социаль-икътисадый үсешен фаразлау кысаларында Яр Чаллы шәһәренең кече һәм урта эшмәкәрлек эшчәнлеген яктырту тәкъдиме белән Шәһәр Советының киләсе утырышына чыгарылды.

Җомга, 27 ноябрь 2020, 17:15