Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда «ТАССР оешуга 100 ел» дигән истәлекле билге тапшыру тантанасы булды. Чаллылыларга бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов тапшырды: "2020 елда Татарстанның күпмилләтле халкы яраткан республикабызның 100 еллык юбилеен зур горурлык белән билгеләп үтә. Әмма теләсә кайсы республика – ул, барыннан да элек, кешеләр. Без сезнең һәрберегезнең республикабызны торгызуга, яраткан шәһәребезне төзүгә керткән өлешегезне югары бәялибез. Автогигант һәм шәһәр төзелешенең иң кайнар чорында намуслы хезмәтегез һәм фидакарьлегегез нәтиҗәсендә Яр Чаллы республика һәм ил тарихына хезмәт сөючән һәм үз эшенә бирелгән кешеләр шәһәре буларак кереп калды. Сезнең һәрберегез үз тармагында бик күп эш башкарды, без сезнең белән горурланабыз һәм чаллылыларның данлы хезмәт традицияләрен дәвам итәргә омтылабыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!" - дип билгеләп үтте ул.

Бүләкләнүчеләр арасында Комсомол районының Мактаулы гражданнары, тармакның атказанган эшлеклеләре, актив җәмәгатьчеләр бар. Ренат Даутов һәм Владимир Кириллов 40 елдан артык шәһәрнең сәламәтлек саклау оешмаларында эшлиләр. Фәрит Лотфуллин, Камил Нотфуллин һәм Фәрит Сәлимгәрәев – шәһәрнең төзелеш тармагы ветераннары. Карл Әхмәтов, Ирек Уразаев, Галина Грачева һәм Роза Бикова – шәһәрнең иң беренче мәгариф учреждениеләренең легендар җитәкчеләре. Николай Новиков – ЭЭМ хезмәт ветераны, озак еллар Комсомол районында "Жилкомсервис" идарәче компаниясе генераль директоры булып эшләде, Юрий Смышляев – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Болгар» бию театрының баш балетмейстеры, Наилә Шәрипова, Идея Маркелова районның актив җәмәгатьчеләре.

Җомга, 27 ноябрь 2020, 17:01