Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1020 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 191 тәшкил итә. Әлеге мәгълүматларны Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев җиткерде: "Ноябрьдә яңа коронавирус инфекциясенең лаборатор расланган 117 очрагы теркәлгән. Октябрь ае белән чагыштырганда үсеш 87% тәшкил итә", – диде ул.

Хәзерге вакытта медицина күзәтүе астында коронавирус инфекциясе расланган 57 кеше тора, 7 082 Чаллы кешесе күзәтүдән төшерелгән.

Илгизәр Бариев билгеләп үткәнчә, шәһәрдә мәгариф учреждениеләрендә, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, шәхси медицина оешмаларында, сәүдә объектларында эпидемиягә каршы чараларны үтәү буенча тикшерү дәвам итә.

Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан сәламәтлек саклау идарәсе адресына 359 күрсәтмә җибәрелгән, яшәү урыны буенча изоляциягә 4 550 карар, авыру учакларында йомгаклау дезинфекциясен үткәрү турында 788 күрсәтмә әзерләнгән.

 "Кәгазь артында фактик эшләрнең ничек торганын онытмавыгызны сорыйм. Битлек режимы сакланамы, теге яки бу учреждениедә халык саны белән тәэмин ителеш ТР Хөкүмәте карары тарафыннан билгеләнгән документта күрсәтелгәнчә башкарыламы? Безнең шәхси медицина учреждениеләре буенча ничек?", – дип кызыксынды Наил Мәһдиев.

Илгизәр Бариев мэрга шәхси медицина учреждениеләрендә хокук бозулар турында хәбәр итте: "Рециркуляторлар булмау, битлек режимын тулы күләмдә үтәмәү, медицина документларын, журналны тутыру буенча бозыклыклар бар".

"Без рециркуляторларны бюджет өлкәсенең күпчелек учреждениеләре өчен сатып ала алдык. Медицина учреждениеләрендә алар булу таләбе бар. Бүген безнең табибларыбыз һәм медицина хезмәткәрләре башкара торган бик җаваплы, батыр эшләре өчен хөрмәткә лаек. Әмма медицина учреждениеләре башкалар өчен үрнәк булырга тиеш, муниципаль учреждениеме ул, республикага буйсынучы яисә шәхсиме, анысы мөһим түгел", – дип билгеләде Наил Мәһдиев, медицина берләшмәсенә мөрәҗәгать итеп.

Дүшәмбе, 30 ноябрь 2020, 09:32