Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда хезмәт базарының торышы турында мэриядә узган иртәнге киңәшмәдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, ел башыннан кадрлар үзәгенә 24556 кеше мөрәҗәгать иткән. Эшсезләр саны бүгенге көндә 6931 кеше тәшкил итә.

Эшсезлек дәрәҗәсе 2,46 га кадәр кимегән (ТР буенча – 3,37). Мәгълүматлар базасында 6023 вакансия бар, шәһәрнең 910 предприятиесе «Рәсәй эше» порталында теркәлгән. Эшсез гражданнарга түләнгән акчалар суммасы 633 млн 752 мең сум тәшкил итә, шуларның 457 млн 355 мең сумы 18 яшькә кадәрге балалар өчен пособие булып тора (13395 кеше). Ел башыннан 7668 кеше эш белән тәэмин ителгән, шул исәптән 603 кеше – ноябрьдә. "Атна саен без "Нур" яшьләр үзәгендә вакансияләр ярминкәләре уздырабыз", - дип өстәде Татьяна Быданова.

Дүшәмбе, 30 ноябрь 2020, 09:32