Татарстан Республикасы территориясендә 1 декабрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Метеорологик күренешнең интенсивлыгы 00:00дан 9:00 сәгатькә кадәр фаразлана.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән
урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә,
төнлә минималь һава температурасы -12..-15 градус, аязган вакытта -19 градус. Көндез
максималь һава температурасы -7..-11 градус. Юлларда бозлавык.
Теләсә нинди бәла-каза килеп чыккан очракта чаллылылар ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә алалар. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 30 ноябрь 2020, 13:56