Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары – Гайнелбанат Кәлимулла кызы Вафина һәм Александра Михайловна Стерлядева котлаулар кабул иттеләр.
Гайнелбанат Кәлимулла кызы Вафина Татарстанның Алексеевск районы Олы Тигәне авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе фронтта һәлак булган. Мәктәптә уку мөмкинлеге булмый. Сугыш вакытында 12 яшеннән кыр эшләренә җәлеп ителә. 15 яшендә аны урман әзерләүгә җибәрәләр. 1950 елда кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә дүрт бала үстергәннәр.

Яр Чаллыга 1978 елда Яр Чалыга күчеп килә. КАМАЗның торак-коммуналь хуҗалыгына эшкә урнаша. «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Александра Михайловна Стерлядева Башкортостан Республикасының Яңавыл районы Якимово авылында туа. Сигез яшендә туган авылы мәктәбендә укый башлый, алты сыйныф тәмамлый. Кечкенәдән Александра Стерлядева хуҗалык буенча булышкан. Мәктәптән соң колхозда эшли. 1952 елда кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә бер кыз үстерә. Яр Чаллыга 90 нчы елларда күчеп килә. Бүген ветеранны ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы сөендерә. «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Бөек Ватан сугышы ветераны Бибиәсма Муллахмәт кызы Лотфуллина да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Башкортостан Республикасының Чуюнчи авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында Бибиәсма Муллахмәт кызы Башкортостан Республикасының Давлеканово шәһәре аяк киемнәре фабрикасында эшли.

Сугыштан соң Дәүләкән ашханәсендә эшләвен дәвам итә. 1974 елда Яр Чаллыга күчеп килә, анда лаеклы ялга чыкканчы КАМАЗ кунакханәсе вахтеры булып эшли. Бибиәсма Муллахмәт кызы өч бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбиляр РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Венера Туктарова, ТИҮ рәисе Светлана Гурлева, шулай ук 17 комплексның ветераннар Советы Рәисе София Черных та кушылды.

Дүшәмбе, 30 ноябрь 2020, 14:51