Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Чаллы спортчылары синхрон йөзү буенча Россия чемпионатында катнаштылар. Ярышлар Казанда су спорт төрләре сараенда узды. Яр Чаллының «Дельфин» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасының спорт җыелма командасы составында медальләр яуладылар.

Артур Коршунов һәм Анна Гордееваның микст-дуэты ирекле программада 2 урынны алды, микст-дуэтларның техник программасында 3 урынны Артур Коршунов һәм Алинә Тихомирова яулады. Шулай ук Чаллы спортчылары акробатик төркемдә бронза медаль яулады.

Төркем составында Олеся Архипова, Анна Гордеева, Елизавета Захарова, Татьяна Кирьякова, Галина Лучева, Александра Лямасова, Виктория Малышева, Валерия Попова, Аделина Сәгыйтова, Карина Севрюгина, Алинә Тихомирова, Диана Хәбибуллина чыгыш ясады.

Дүшәмбе, 30 ноябрь 2020, 15:58