Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр укучылар Советы «КниGO» мәктәп буккроссингы проектын башлап җибәрде. «КниGO» мәктәп буккроссинг-проекты - ул Яр Чаллы укучылары өчен "Үзең укы һәм башкаларга тапшыр" принцибы буенча бушлай әдәбият белән алмашу платформа-локациясе.

Оештыручылар фикеренчә, мәктәп буккроссингы укылган китапларга икенче тормыш бирә, аларны уку киштәләренә кайтара, макулатурага китәргә мөмкинлек бирми. Проект планетаның табигый ресурсларын сакларга һәм әйләнә-тирәлеккә йөкләнешне киметергә ярдәм итә. Бер үк вакытта мәктәп буккроссингы балаларны экология проблемалары белән таныштыра һәм акыллы куллану идеяләрен тәрбияли, бу бүгенге тормышта бик мөһим. Проектны мәктәп укучылары көче белән тормышка ашыру, командада эшләргә өйрәтә, яшүсмерләрне иреклелек хәрәкәтенә җәлеп итә.

Проект кысаларында шәһәр мәктәпләрендә буккроссингны үстерү буенча мәктәп укучыларыннан торган иреклеләр хәрәкәте булдырылды, «КниGO» волонтерлары составына Чаллының 78 укучысы керде. Моннан тыш, шәһәрнең 34 мәктәбендә буккроссинг-локацияләр оештырылды. Тагын бер буккроссинг-платформа «Шәһәр укучылар Советы» балалар иҗтимагый оешмасы штабында булдырылган.

 «КниGO» проекты Росмолодежь физик затларның бөтенроссия социаль проектлары конкурсында җиңүче булды. Проектны тормышка ашыру Россия Федерациясе Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның грант ярдәме, шулай ук Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Сишәмбе, 1 декабрь 2020, 09:54