Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләүләрне билгеләүнең гаризасыз тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр озайтылган. Махсус кагыйдә бар, аның нигезендә керемнәр турында гариза һәм документларны өч тапкыр тапшырырга кирәк, чөнки түләү балага 1 яшькә кадәр, 2 яшьтә, ә аннан соң 3 яшьтә билгеләнә. Яңа закон бу тәртипне туктата, түләүләр документлар тапшырмыйча гына башкарылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, айлык түләү сорап мөрәҗәгать итү беренче тапкыр булса, керемнәр турында мәгълүматларны Пенсия фондының клиент хезмәтенә тапшырырга кирәк булачак.

Ана капиталыннан айлык түләү өчен гаризаны РПФ сайтында шәхси кабинетта электрон рәвештә pfr.gov.ru бирергә мөмкин яки дәүләт хезмәтләре порталында www.gosuslugi.ru шулай ук ПФР идарәсендә һәм КФҮтә алдан язылу буенча.

Сишәмбе, 1 декабрь 2020, 14:17