Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген Республика клиник онкология диспансерының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе янында төзелә торган Яр Чаллы филиалының яңа бинасын карады.

Диспансер ике блоктан тора: радиология һәм амбулатор корпуслар. Объектның гомуми бәясе 2 млрд 300 млн сум, шуның 1 млрд 700 млн сумы – медицина җиһазларының бәясе. Онкология үзәге Татарстан Республикасының тугыз районына хезмәт күрсәтәчәк, биредә Кама аръягы регионыннан 100 меңгә кадәр пациент булыр дип планлаштырыла.

Яңа бина буйлап экскурсияне оешманың баш табибы Алмаз Хаҗиев үткәрде.

"Әлеге объект Кама аръягы төбәге халкы һәм Яр Чаллы шәһәре өчен көтеп алынган. Белүегезчә, Кама аръягы төбәгендә безнең республиканың миллионнан артык гражданы яши. Сүз дә юк, бүген онкологик авыруларны профилактикалау һәм дәвалауга ихтыяҗ аз түгел. Без ил җитәкчелегенә, Россия Федерациясе президенты Владимир Владимирович Путинга, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, профильле сәламәтлек саклау министрлыкларына рәхмәтлебез. Чаллыда  тормыш өчен шундый мөһим объект барлыкка килсен өчен барысы да эшләнде", – дип уртаклашты шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

  Хәзерге вакытта онкодиспансерда медицина җиһазларын монтажлау бара. Гыйнвар аенда диспансер пациентларны кабул итә алсын өчен, барлык монтаж һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре декабрьдә тәмамланыр дип планлаштырыла.

Республика клиник онкология диспансерының Чаллы филиалы баш табибы Алмаз Хаҗиев сөйләвенчә, бина соңгы техника белән җиһазландырылган. Пациентлар өчен ике нур тизләткеч, компьютер томографлары, МРТ-аппарат, монографлар, рентген аппаратлар кулланылачак. Моннан тыш, онкологның һәр кабинеты УЗИ-аппарат белән җиһазландырылачак. Мәсәлән, шәһәр мэрына гистология 48 сәгать урынына 2 сәгать эчендә башкарылырга мөмкин булган җиһазларны күрсәттеләр.

Бина янындагы бушлык урынында парковка оештырылган. Бүген Яр Чаллыда 16 меңгә якын онкология чире белән авыручы бар. Ел саен 2000 кеше исәпкә куела.

Сишәмбе, 1 декабрь 2020, 17:22