Автозавод районында "Һәрвакыт булсын кояш!" мөмкинлекләре чикле балаларның ел саен үткәрелә торган сәнгать иҗаты фестивале тәмамланды. Быел фестиваль өч көн дәвамында барды. Анда районның коррекция мәктәпләреннән, 1 нче балалар һәм яшьләр иҗаты сарае каршындагы Балалар мәрхәмәтлек орденында тәрбияләнүче 100дән артык сәләтле бала катнашты.
Фестиваль кысаларында катнашучыларның иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылды. Жюри хөкеменә 50дән артык эш тәкъдим ителде.
7 нче балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә яшь чаллылылар үзләренең иҗади сәләтләрен вокал, инструменталь сәнгатьтә һәм нәфис сүз сөйләү осталыгында күрсәттеләр.
Фестивальдә катнашучылар «Дентал Форте» стоматология клиникасыннан дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм тәм-томнар алдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 2 декабрь 2020, 08:31