Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйдулла Насыйбуллин котлаулар кабул итте. Ветеран Бакалы районының Мостафа авылында күп балалы гаиләдә туа. 4 сыйныф белем ала. 1942 елда аэродромнарга хезмәт күрсәтү буенча аерым батальон составына хәрби хезмәткә алына. Хәрби исеме сержант.

Сугыштан соң Башкортстан Республикасының Бакалы районында нефть тармагында эшли. 1951 елда өйләнә. Хатыны белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. 1958 елда гаилә Үзбәкстанга китә, анда Шәйдулла Насыйбуллин шахтада эшли. 1976 елда Яр Чаллыга килеп, КАМАЗда эшкә урнаша.

Шәйдулла Насыйбуллин II дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, «Японияне җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 2 декабрь 2020, 11:40