Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты каршындагы моношәһәрләрне тотрыклы үстерү буенча Эксперт советы «UrbanPro» аналитик һәм проект үзәге белән берлектә моношәһәрләрдә яшәүчеләрнең социаль-икътисадый хәлен бәяләү буенча Бөтенроссия сораштыруын башлап җибәрә.

Тикшеренү 2020 елның 20 декабренә кадәр http://www.promonogoroda.ru/ сайттагы онлайн-анкеталаштыру формасында үткәрелә. Респондентларга торак фондының, җәмәгать транспортының торышы, шәһәр җәмәгать туклануын бәяләү, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре һ. б. сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителә.

Алынган нәтиҗәләр федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары, илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары чараларын гамәлгә ашыруны өстенлекле итү өлешендә монопрофильле муниципаль берәмлекләр башлыклары тарафыннан эксперт тәкъдимнәре төзегәндә файдаланылачак.

Җомга, 4 декабрь 2020, 08:12