Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Чараның мәртәбәле кунагы РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина булды. Ул Чаллы гаиләләрен балалар туу белән котлады һәм 25 әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов җылы котлауларга кушылдылар.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ана капиталы акчаларыннан файдаланган.

Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган булырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчалары белән эш итү вакыты чикләнмәгән.

Сертификат бирү, ана капиталы акчалары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер РПФ сайтында www.pfr.gov.ru Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.

Чәршәмбе, 2 декабрь 2020, 16:57