Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда инвалидлар декадасы уңаеннан тантаналы чара узды. Чараның кунаклары өчен «Могҗиза-балалар» дәвалау педагогикасы үзәгенең һәм «Балалар мәрхәмәтлек ордены» балалар иҗтимагый оешмасының күргәзмәсе оештырылды.

Катнашучыларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәламләде: «Безнең ярдәм - кирәк һәм мөһим. Шәһәр Советы депутатлары да, җитәкчеләр дә, гади кешеләр дә әйләнә-тирә дөньяга битараф түгел, ярдәм итеп торалар. Кемдер белгертеп, кемдер яшерен генэ», - диде ул. - "Безнең шәһәр битараф булмаган, максатчан кешеләрдән тора. Авыр тормыш хәлләрен һәм тормыш үзе куйган бурычларны хәл итә белүче кешеләрдән".

Җавап сүзе белән Шәһәр Советы депутаты, «Могҗиза-балалар» дәвалау педагогикасы үзәгенең башкарма директоры Ася Кислова чыгыш ясады. «Безнең шәһәрдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен зур эш алып барыла. Моның үрнәге булып коррекция мәктәпләре, социаль учреждениеләр тора, шул исәптән безнең үзәк тә. 1-10 декабрьдә Россиядә Бөтендөнья инвалидлар көненә багышланган инвалидлар декадасы уза, БМО карары белән 1992 елдан башлап 3 декабрьдә билгеләп үтелә ул», – диде ул һәм Наилә Мәһдиевага ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Чәршәмбе, 2 декабрь 2020, 15:25