Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда 1074 яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 201,1 тәшкил итә. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә "Роспотребнадзор"ның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр итте.

Шәһәрнең баш санитар табибы чаллылыларны хезмәт коллективларында Яңа ел бәйрәмнәреннән баш тартырга чакырды. «Без корпоративлардан максималь рәвештә баш тартырга яки аларны киметергә киңәш итәбез. Рестораннарда элеккечә бер кешегә 4 кв метр мәйдан нормативы кала, бинада 100 кеше булырга мөмкин. Бинага килүчеләрне җәлеп итүче барлык шоу-программалар да туктатылырга тиеш. Мондый чаралардан соң авыручылар санының корреляциясе бар. Эпидситуация киеренке, нигә артык куркыныч астына куярга. Яңа елны гаилә белән каршылау яхшырак. Мөмкинлек булса, дачада, ачык һавада», - диде Илгизәр Бариев.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ачык киңлекләрне, бәйрәм чыршыларын, әкият шәһәрчекләрен, шул исәптән Яңа ел төнендә дә, карарга чикләүләр юк.

Пәнҗешәмбе, 3 декабрь 2020, 12:21