Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Беренче канал" сюжетында Чаллыда коронавирус пандемиясе чорында пациентларның күп агымы проблемасын хәл итүне күрсәттеләр. 6 нчы шәһәр поликлиникасында шалтыратулар кабул итәләр һәм пациентлар белән Whats App аша аралашалар.

Яр Чаллының 6 нчы шәһәр поликлиникасы баш табибы Нияз Мөҗәһитов "Первый канал" корреспондентына моның ничек хәл ителүе турында сөйләде. Табиблар пациентның исемен, аның кайда яшәвен һәм аның шикаятьләрен ачыклый. Бер хәбәрне укырга берничә секунд вакыт китә. Хәбәрләрне поликлиниканың теләсә кайсы хезмәткәре кабул итә ала, барлык мәгълүмат дәвалаучы табибка тапшырыла, ул соңыннан үзе авыру белән элемтәгә керә. Алга таба поликлиникада табибны өйгә җибәрү яки пациентны кабул итүгә яздыру мәсьәләсе хәл ителә.

"Иң кызу вакыт – иртәнге якта, дүшәмбе-сишәмбе көннәре. Сезоннарга килгәндә, яз-көз айлары. Иртәнге 7-10 сәгатьләрдә кызу вакыт. Бер үк вакытта безнең линияләргә килгән шалтыратулар санын, бер генә оператор да эшкәртеп бетерә алмый", - дип билгеләде Чаллының 6 нчы шәһәр поликлиникасы баш табибы Нияз Мөҗәһитов.

Уртача алганда, бер пациент белән аралашуга 5-7 минут вакыт китә. Мессенджердан файдалану регистратурага йөкләнешне 30%ка киметергә мөмкинлек бирде.

Җомга, 4 декабрь 2020, 11:36