Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Алмазия Сабит кызы Тимерова һәм Екатерина Андреевна Якушева 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә. Юбилярларга Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Алмазия Сабит кызы ТАССРның Актаныш районы Чиялек авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында басуда төрле эшләрдә йөри.1950 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Ханнан Биктимер улы Тимеровка кияүгә чыга һәм ире белән Донецк шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Алмазия Сабит кыз "СоцДонбасс" шахтасында эшләгән. 1995 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән бергә өч бала үстергәннәр, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар

Алмазия Сабитовна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Екатерина Андреевна ТАССРның Чаллы районы Калинино авылында туа. Мәләкәс бистәсендә урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшче булып эшли. 1954 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Якушев Борис Тихоновичка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Екатерина  Андреевна Тарловка ярдәмче хуҗалыгында сыер савучы булып эшләгән. 1980 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән бергә биш бала үстергәннәр, 12 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. Екатерина Андреевна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, «II дәрәҗә Ана булу» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 4 декабрь 2020, 14:38