Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы кызы Софья Несифорова "#МыВместе" Бөтенроссия үзара ярдәм акциясен оештыруга керткән өлеше өчен Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатына лаек булды. Ул бүләкне волонтерлар өчен битлек тегеп алды. Бүген Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев Софья Несифоровага Россия президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Ул яздан башлап куркыныч төркеменә кергән кешеләргә ярдәм итүче волонтерларга рәхмәт белдерде: "Бу – безнең яшь буын тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ булган гражданнарга ярдәм итүнең ачык мисалы. Менә шундый игелекле, киң күңелле балаларыбыз бар, алар безнең шәһәр җәмәгатьчелеге проблемаларына битараф түгел".

"Битлекләр кытлыгы турында белгәч, мин өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар сатып алучы волонтерларга ярдәм итәргә булдым. Алар өчен битлекләр бушлай тегәм", - дип сөйләде Софья.

Кыз интернетта битлекләрне тегү буенча мастер-класс таба һәм эшкә керешә. 13 яшьлек укучыга битлек тегү өчен материаллар «Бердәм Россия»нең җирле бүлекчәсендә бирелә. Бүген Софья А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 8 нче сыйныфында белем ала, шулай ук музыка мәктәбендә шөгыльләнә, җырларга һәм сәхнәдә чыгыш ясарга ярата.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллыда Волонтерлык үзәге 20 мартта урамга чыгарга киңәш ителмәгән өлкәннәргә ярдәм итү өчен оештырылды. Ул «Орион» яшьләр үзәге һәм иреклеләр үсеше үзәге волонтерларын, «Бердәм Россия», «Яшь гвардия» активларын, партия тарафдарларын һәм битараф булмаган барлык шәһәрлеләрне берләштерә.

Дүшәмбе, 7 декабрь 2020, 08:29