Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

31 декабрьдә Татарстанда ял көне булачак. Тиешле боерыкны ТР президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Документ нигезендә, 31 декабрьгә туры килгән эш көне, шимбә көнгә, 26 декабрьгә күчерелә.

"Карар республикада эш вакытын рациональ оештыру максатларында кабул ителде. 31 декабрь – традицион бәйрәм көне, Яңа елга әзерлек, шулай ук гаилә белән файдалы вакыт үткәрү мөмкинлеген исәпкә алып, бу көнне татарстанлыларны эштән азат итәргә тәкъдим ителде. 26 декабрь шимбә көне, эш көне итеп билгеләнде", – дип аңлатты ТР президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Җомга, 4 декабрь 2020, 15:58