Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы территориясендә 3 декабрьдән башлап һава температурасы климат нормасыннан 9-16 градуска түбән, минималь температура -20..-25 градуска кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты, аерым районнарда -28 градуска кадәр.

Аномаль-салкын һава торышы республикада 2020 елның 10 декабренә кадәр сакланачак. 6 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава булачак, явым-төшемсез. Урыны белән томан, катырырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 2-7 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә, иртән -19..-22 градус, аязган вакытта -27 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -11..-14градус.

Шимбә, 5 декабрь 2020, 15:56