Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Энергетик" мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы кысаларында бәйрәм чарасы узды. Иҗади номерларны мәдәният сарае артистлары белән бергә  инвалид чаллылылар да тәкъдим итте. Чарада "Һәрвакыт булсын кояш!" инвалид балалар сәнгать иҗаты фестиваленең район этабына нәтиҗә ясалды, спортчылар, Комсомол районы активистлары билгеләп үтелде.

Комсомол районы администрация башлыгы урынбасары Татьяна Скибина һәм инвалидлар җәмгыятенең Комсомол районы бүлеге рәисе Наилә Шәрипова катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, яңа иҗади һәм спорт уңышлары теләп мөрәҗәгать иттеләр.

Шимбә, 5 декабрь 2020, 16:17