Шәһәрнең 1 нче балалар һәм яшьләр иҗат сараенда шөгыльләнүче, "Балалар
мәрхәмәтлек ордены" балалар иҗтимагый оешмасы волонтеры Карина Мирзаева
"Россия иреклесе – 2020" Бөтенроссия иң яхшы волонтерлык практикалары
конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Чаллы кызы "Ярдәм итәргә туган" номинациясендә (14-17 яшьлекләр категориясе) җиңү яулады.
Карина Мирзаева яшүсмерләрне каты авыручы балалар янында экскурсияләр
үткәрүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән "Өйдә музей" социаль проектын тормышка
ашырды.
"Россия иреклесе" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы #МЫВМЕСТЕ
онлайн-марафоны кысаларында узды. Карина Мирзоевага бүләкне "Газпром
медиа холдинг" генераль директоры Александр Жаров тапшырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 5 декабрь 2020, 19:17