Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 7 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, урыны белән катырачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә. Төнлә һәм иртән -16..-19 градус, аязган вакытта -21..-26 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -10..-13 градус, урыны белән -16 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык.

Татарстан Республикасы территориясендә 3 декабрьдән башлап һава температурасы климат нормасыннан 9-16 градуска түбән, минималь температура -20..-25 градуска кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты, аерым районнарда -28 градуска кадәр. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2020 елның 10 декабренә кадәр сакланачак.

Якшәмбе, 6 декабрь 2020, 16:03