Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүгенге көндә "Рәсәй эше" кадрлар үзәгендә  эш эзләп мөрәҗәгать иткән 24865 кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе 2,26ны тәшкил иткән. Республика буенча ноябрь ахырына бу күрсәткеч 2,87не тәшкил итә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова сөйләде.

Мәшгульлек үзәгендә теркәлгән вакансияләр саны 5946 вакансия тәшкил итә. Шәһәрнең 921 предприятиесе «Работа в России» порталында теркәлгән. Ел башыннан мәшгульлек үзәге тарафыннан түләнгән акчаларның суммасы 641 млн 221 мең сум. Шул исәптән 13403 бала өчен эшсез ата-аналарга 458 млн 492 мең сум акча түләнгән.

Ел башыннан 7195 кеше эшкә урнаштырылган, шул исәптән 655 кеше ноябрьдә һәм декабрьнең беренче атнасында 73 кеше эш белән тәэмин ителгән.

Дүшәмбе, 7 декабрь 2020, 09:38