Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Заман" яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр халыкара класслы спорт мастеры Нәкыйп Мадьяров истәлегенә багышланган самбо буенча бөтенроссия ярышларында катнаштылар. Ярышлар 4 декабрьдән 6 декабрьгә кадәр Казанның «АК Барс» көрәш сараенда узды.

Ярышларда 500 кеше катнашты. Алар – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Чувашия Республикасы, Рязань өлкәсе, Самара өлкәсе, Мордовия Республикасы, Саратов өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Татарстан Республикасы, Әстерхан өлкәсе, Курган өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Пермь крае, Киров өлкәсе, Адыгей Республикасы һәм башка шәһәрдән килгән спортчылар.

Чаллы самбочылары өч бронза медаль яулады: 50 кг авырлык категориясендә Данил Бабаев, 71 кг авырлык категориясендә Роберт Мөхәммәдиев, 79 кг авырлык категориясендә Хәмзә Вәлиев.

Сишәмбе, 8 декабрь 2020, 08:35