Чаллының балалар хореография мәктәбе «Казан, бие» Бөтенроссия хореография
конкурсында уңышлы чыгыш ясады, анда Гран-при яулады, ә биш төркем һәр
номинациядә 1 дәрәҗә лауреат булды.
Конкурста бөтен Россиядән: Тверь, Ульяновск, Тольятти, Ростов-на-Дону, Норильск, Воронеж, Сарапул, Ижевск, Йошкар-Ола, Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдән килгән балалар катнашты. Казанда узган конкурста Чаллы балалар хореография мәктәбенең 53 укучысы чыгыш ясады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 8 декабрь 2020, 16:14