Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы мэриясендә Шәһәр Советының регламент, хокук тәртибе һәм халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы узды. Шәһәрнең 2021-2023 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразы турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова чыгыш ясады.

Муниципаль берәмлекнең 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова чыгыш ясады.

Шулай ук депутатлар шәһәр административ комиссиясе составына һәм Шәһәр Советы регламентына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләрне карадылар.

Сишәмбе, 8 декабрь 2020, 16:44