Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов "Конституциягә яңа төзәтмәләр –
иртәгәсе көнгә ышаныч" парламент дәресен үткәрү кысаларында, Л. Б. Васильев исемендәге автомеханика техникумы
укучылары белән очрашты. Чара
Россия Конституциясе көненә багышланган иде.
Эдуард Фәттахов студентларга РФ Конституциясенә кертелгән төзәтмәләрнең
әһәмияте, шулай ук бүген шәһәребездә гамәлгә ашырыла торган проектлар
турында сөйләде.
Очрашу ахырында балалар депутат белән шәхсән аралашып, үзләрен
кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 9 декабрь 2020, 10:56