Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

10 декабрьдә «Заман» яшьләр үзәгендә «ZA.Шмоткой. Предновогодний обмен нарядами» чарасы узачак. Бу инде «Заман» яшьләр үзәге кием алыштыру буенча оештырган дүртенче чара. Дресс-кроссинг яшьләргә экологик тәрбия бирүгә һәм кешеләрнең игътибарын әйберләрне аңлы рәвештә куллану мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк,  кием-салым, балалар киеме һәм балалар өчен товарлар алмашуда яшьләр үзәге беренче тапкыр гына катнашмый. Бу юлы чара Яңа ел тематикасына багышланган. Иң кечкенә катнашучылар өчен интерактив зоналар оештырылачак.

Теләгән һәр кешегә киемнәр алып килергә һәм аларны кросс-жетоннарга алыштырырга мөмкин. Ә кросс-жетоны башка кирәкле әйберләргә алыштырып булачак. Күбрәк кием китергән кеше – күбрәк жетон ала дигән сүз. Әниләр балалар өчен карнавал костюмнары һәм Яңа ел киемнәре белән алмашырга чакырыла.

Катнашу өчен: 1. Алыштырырга теләгән киемне фотога төшерергә; 2. Фотографияне https://vk.com/elzon шәхси хәбәр аша җибәрергә; 3. Оештыручыларның хуплавын алырга (катнашучы тәкъдим иткән киеме өчен кросс-жетонны дресс-кроссинг узачак көнне алачак); 4. 10 декабрьдә 16:00 сәгатьтә "Заман" яшьләр үзәгенә үтүкләнгән, чиста кием алып килергә. Алып киленгән әйберләр бик яхшы хәлдә булырга тиеш.

Алмашу кагыйдәләре белән вконтакте социаль челтәрендәге «Заман» яшьләр үзәгенең рәсми төркемендә танышырга мөмкин: https://vk.com/topic-188499826_46572639.


Чәршәмбе, 9 декабрь 2020, 11:33