Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация (МСП Корпорациясе) моношәһәрләр территориясендә МСП субъектларына ярдәм итү буенча чаралар планы проектын эшләгән.

Корпорациядә билгеләп үтелгәнчә, 2020 елда ярдәм чаралары белән Татарстан Республикасының Яр Чаллы, Вологда өлкәсенең Череповец, Курск өлкәсенең Железногорск һәм Ярославль өлкәсенең Ростов шәһәрен колачлау буенча лидер моношәһәрләр булып тора.

2016 елдан 2020 елга кадәр (1 октябрьгә кадәр) 3 555 килешү кысаларында, гарантия ярдәме белән, 29,4 млрд сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелгән, бу моношәһәрләрдән КУЭ субъектларына, базар шартлары белән чагыштырганда, 2-3 процентка кимрәк процент ставкалары буенча, 58,5 млрд сум күләмендә финанслауны җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. Шулай ук төбәк лизинг компанияләре 31 моношәһәрдән 66 кече эшмәкәрлек субъектына 88 лизинг килешүе кысаларында 2,6 млрд сумга ташламалы лизинг ярдәме күрсәттеләр.

Корпорациянең укыту программалары РФнең 64 субъектында тормышка ашырылган, аларда моношәһәрләр урнашкан, 3,3 мең тренинг үткәрелгән һәм 61,9 мең кеше белем алган. "МСП Бизнес-навигаторы" порталы сервисларыннан 321 моношәһәрдән 101,7 мең уникаль МСП субъекты файдаланган. Моношәһәрләрнең муниципаль милке исемлегенә 4 925 объект кертелгән.

Чәршәмбе, 9 декабрь 2020, 14:48