Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2021 елның 1 гыйнварыннан керемгә бердәм салым рәвешендә салым түләү системасы гамәлдән чыгарыла. 2021 елда салым салуның гадиләштерелгән системасын куллану өчен бу елның 31 декабренә кадәр салым органына гадиләштерелгән системага күчү турында хәбәр итәргә кирәк.

2021 елның гыйнварыннан шәхси эшмәкәрләргә салым салуның патент системасын (ПСН) куллану өчен 2020 елның 31 декабренә кадәр салым органына патент бирү турында гариза тапшыру зарур. Тулырак мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәте сайтында белергә мөмкин: https://www.nalog.ru/rn77/taxation/taxes/envd2020/.

Салым салуның яраклы режимын Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган сервис ярдәмендә сайларга була: https://www.nalog.ru/rn77/service/mp/.

2020 елның 11 декабрендә 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «ЕНВДны гамәлдән чыгару һәм салым салуның альтернатив режимнарын сайлау» темасына түләүсез вебинар планлаштыра. Вебинарга сылтама: https://w.sbis.ru/webinar/ufns160712. Вебинарга теркәлү өчен сылтама буенча узарга һәм «катнашачакмын» значогына басарга кирәк.

Шимбә, 12 декабрь 2020, 08:16