Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев шәһәр эшмәкәрләре белән видеоконференцэлемтә режимында чираттагы киңәшмә уздырды. Очрашуның модераторы – Шәһәр Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин. Конференциядә 20гә якын кеше: Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Салахов, шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, кече бизнесның төрле төрләре хуҗалары катнашты. Очрашу ике сәгать дәвам итте. Бу вакыт эчендә эшмәкәрләр үз сорауларын бирә һәм аларга җавап ала алдылар.

Әйтик, "Уңыш территориясе" балалар һәм яшүсмерләр өчен бизнес-мәктәбе җитәкчесе Оксана Самарцева талантлы мәктәп укучылары өчен бизнес өлкәсендә бушлай укулар оештыруларын сорады. Оксана Самарцева "Автокаланың яшь эшмәкәре – 2020" шәһәр конкурсының "Ел ачышы" номинациясендә җиңү яулаган иде.

Наил Мәһдиев тәкъдимне хуплады: "Яхшы конкурс булды. Иң уңай тәэсирләр калды. Мин Шәһәр Советы депутаты һәм жюри әгъзасы буларак, Руслан Нигъмәтуллиннан, укучыларыбыз анда катнаша алсын өчен, конкурс нигезнамәсенә өстәмәләр кертүләрен сорыйм".

 "Триада" компаниясе җитәкчесе Гөлназ Садриева тегү сәнәгатендә кадрлар кытлыгы мәсьәләсен күтәрде һәм шәхси-дәүләт партнерлыгы шартларында җиңел сәнәгать кадрларын әзерләү үзәген булдырырга тәкъдим итте: "Без 29 ел кием җитештерү базарында эшлибез. Бүгенге көндә бинабызны киңәйтүгә мохтаҗ. Безнең шәһәрдә тегү тармагы һөнәрләренә ихтыяҗ зур. Без конструкторларны, тегү производствосы технологларын җитештермибез", – дип билгеләп үтте спикер.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, "Триада" коллективы Чаллы табиблары өчен шәхси саклану чараларын текте.

Наил Мәһдиев «Триада» коллективына шәһәр медикларына костюмнар һәм битлекләр тегүләре өчен рәхмәт белдерде һәм якын арада предприятиегә шәхсән килергә вәгъдә итте: «Мин сезгә медицина хезмәткәрләре исеменнән рәхмәт белдерәсем килә. Сез югары дәрәҗәдәге профессионаллар булып чыктыгыз. Сез куркыныч зонада эшләү өчен иң уңайлы костюмнар тегәсез, моның белән медицина хезмәткәрләре үзләре килеште.  Без ел ахырына кадәр сезгә, 2021 елга эш планнарыгызны тыңлау һәм коллективыгызга рәхмәт белдерер өчен киләчәкбез. Безнең эшлекле очрашу барышында үзебез муниципаль-шәхси партнерлык шартларында биналар бирү өлешендә тәкъдим итә алырлык вариантлар турында фикер алышачакбыз. Бәлки, өстәмә җитештерү биналары төзүнең кирәге дә булмас», - диде мэр.

"КМД НЧ" компаниясе директоры Артем Дейнега Яр Чаллыда сәнәгать паркларының үсеш перспективасы белән кызыксынды: "Төзелеш өчен барлык коммуникацияләр, электр белән тәэмин итү, юллары булган урында җир алуың бик уңайлы. Күрше төбәкләрдән килгән күп кенә партнерлар да безгә көнләшеп карый, резидентлар булырга телиләр. Кызганычка каршы, биредә урыннар юк инде", – диде мэрга рәхмәт әйтеп эшмәкәр һәм предприятие территориясендә клиентлар өчен парковка ясау үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Наил Мәһдиев «Развитие» сәнәгать паркының III чираты төзелешен анонслады: «Сәнәгать парклары, шул исәптән муниципаль парклар – безнең конкурент өстенлегебез. Өченче чират төзелеше буенча планнарыбыз бар, сез икенче чират мәйданчыгында торасыз. Сүз 24 га сәнәгать паркы турында бара. Проект-смета документациясенә керешәбез. Инде реаль претендентлар, булачак резидентлар барлыкка килде. Өченче чиратның да тарихы яхшы булыр дип өметләнәбез», – диде мэр.

 "Ел саен без юл эшләре программасын планлаштырабыз. Әйдәгез, без моны язгы чорда бәялик, нәрсә белән ярдәм итә алуыбызны карарга кирәк", – дип белдерде Наил Мәһдиев парковканы булдыру мәсьәләсе турында.

«Инжиниринг Плюс» компанияләр төркеме җитәкчесе Павел Евдокимов төзелеш тармагындагы проблемалы мәсьәләләр турында сөйләде: «Безнең төзелеш кластеры көчле булуга карамастан, соңгы вакытта чит шәһәрләрдән килгән төзелеш фирмалары саны арта. Безгә җирле төзүчеләрне ничек якларга һәм эш белән тәэмин итәргә?».

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, төзелеш эшләрен сатып алу ачык киңлектә алып барыла: "Барлык эшләр дә башкарыла, алар барысы да ачыктан-ачык аукцион аша уза. Чаллы яки Рязань төзүчесе булуга карамастан, бернинди преференцияләр юк. Бәясе һәм сыйфаты, компетенциясе бу төзүчеләргә әлеге эшләрне башкаручылар арасында булырга яки булмаска мөмкинлек бирә. Әгәр Чаллы төзүчеләре заказлар алмаса, бу теге яки бу параметрлар буенча аукционда җиңә алмаган төзүчеләрнең гаебе. Федераль законнар барлык хезмәтләрнең дә конкурент шартлар аша үтүен таләп итә. Безнең төзүчеләрнең бурычы – вакыт рухына туры килү", - дип ассызыклады мэр.

Бизнес-бергәлекне шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр һәм аренда өчен түләү, салым салуны киметү, реклама, үзмәшгульләр өчен ярдәм чаралары мәсьәләләре кызыксындырды.

Җомга, 11 декабрь 2020, 09:31