Яр Чаллыда Идел-Кама балык хуҗалыгы бассейнының Идел-Кама фәнни һәнәрчелек советы утырышы булып узды. Утырышта балыкчылык буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Василий Соколов, Урта Идел территориаль идарәсе җитәкчесе Вадим Ткачев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Кунакларны Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев сәламләде. Ул шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде.
Утырышта 2020 елның 11 аенда балык хуҗалыгы комплексының эш нәтиҗәләре
һәм су биоресурсларын саклау буенча табигатьне саклау органнарының
эшчәнлеге каралды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 11 декабрь 2020, 14:32