Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда «ТАССР оешуның 100 еллыгы» истәлек билгеләрен тапшыру тантанасы булды. Шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә өлеш керткән чаллылыларны истәлекле билгесе белән билгеләп үттеләр. Тантаналы чара "Нур"яшьләр үзәгендә узды. Бәйрәм кунакларын Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина сәламләде.

"Елның гади булуына карамастан,Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев ярдәме белән, безнең шәһәр барлык программаларда да катнашты. Өч яңа балалар бакчасы төзелде, "Юбилейный" бассейны, футбол манежы, "КАМАЗ" ябык боз сарае ачылды, чаллылылар өчен уңайлы шартлар тудырыла. Сез шулай ук шәһәр социаль бурычларын үти алсын өчен зур өлеш керттегез", - дип билгеләп үтте Ирина Сәгыйдуллина.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, шәһәрнең һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен ТАССР оешуга 100 ел тулу истәлек билгесе һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Мактау грамотасы белән «Элита-Проф» директоры Флера Арсланова  бүләкләнде.

ТАССР оешуга 100 ел истәлек билгесе белән "Р.О.С.Л.А." җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне гамәлгә куючысы Геннадий Гусаков, «Мәктәп туклануы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Валентина Гусева, шәхси эшмәкәр Светлана Гомберг, «Автодизайн» проект-җитештерү фирмасы идарәчесе Сергей Екимов,"Лента-284 сәүдә комплексы" сәүдә комплексы директоры Наталья Зуйкова, "Начало" һәм "Яңа кою технологияләре" җитештерү берләшмәсен гамәлгә куючы Александр Иванов, "Кама буе технопаркы" фәнни-җитештерү партнерлыгы генераль директоры Әхмәтгали Мөхәммәтов,"маркетинг тикшеренүләре үзәге" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Елена Машкова, "Машдеталь заводы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Рәшит Миңнебаев, "Автотехпласт" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Әлфир Маннанов, "Олимпия" сәүдә фирмасы генераль директоры Зинаида Пилщикова, шәхси эшмәкәр («рәхмәт» кибете) Алсу Рәхмәтуллина, "Бросско" ПК  директоры Алла Семенова,"Триада" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Гөлсинә Садриева, "Агросила" акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Дилшат Ситдыйков,

"Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыятенең профком рәисе Гөлнур Салихова, "Сатурн" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры»,«Автотехник» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Рәмзил Хаҗиев, «КОРА» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Фәрит Хәбиев бүләкләнделәр.

«ТАССРның 100 еллыгы» мәгълүмати билгесен куллануга «Бросско» һәм «Триада» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренә сертификат бирелде.

Җомга, 11 декабрь 2020, 16:06