Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 1 164 очрагы теркәлгән. 100 мең кешегә авырулар санының күрсәткече 213,4% тәшкил итә.

Роспотребнадзор белгечләре сәүдә үзәкләрен, дәвалау учреждениеләрен санитар һәм эпидемиологик нормаларны үтәү буенча тикшерүне дәвам итәләр. Яр Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләвенчә, атна дәвамында 12 сәүдә предприятиесе, җиде җәмәгать туклануы предприятиесе, алты медицина оешмасы, ике мәктәп һәм сигез мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тикшерелгән: «Бу атнада бездә кунакханә комплексы учреждениеләрен тикшерү буенча эш дәвам итәчәк. Сәүдә үзәкләренә аерым игътибар биреләчәк, анда яңа ел алды ыгы-зыгысы башлана.

Моннан тыш, кисәтүләр коммерцияле булмаган «Чаллы Реацентр» оешмасында һәм «Дента-Плюс» стоматология клиникасында да ачыкланды.
Наил Мәһдиев Чаллы предприятиеләре җитәкчеләрен санитар кагыйдәләрне үтәүгә игътибар белән карарга чакырды: «Ведомствога карамастан, эре, урта яки вак предприятиеме ул, җитәкчеләр тиешле шартлар тәэмин итәргә тиеш. Алар билгеләнгән кагыйдәләр һәм нормаларны үтәү өлешендә җаваплы", - дип ассызыклады мэр.

Дүшәмбе, 14 декабрь 2020, 08:52