Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында» Шәһәр Советы карары проекты буенча ачык тыңлаулар узды.

"Шәһәр Уставына кертелгән үзгәрешләрнең бер өлеше Шәһәр Советы карары проекты белән тәкъдим ителде. Җәмәгать тыңлауларын әзерләү барышында мэр Аппаратыннан дүрт тәкъдим керде, бер тәкъдим шәһәрдәшебездән килде, ул Яр Чаллы шәһәренә "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исемен бирергә тәкъдим итте. Әлеге исемнең Россия Федерациясе президенты Указы белән бирелүенә бәйле рәвештә, әлеге үзгәрешләр кертү мөмкин түгел", - дип сөйләде шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр Уставы Шәһәр Советының 2005 елның 8 декабрендәге 6/5 номерлы карары нигезендә кабул ителде. Ул кабул ителгәннән бирле үзгәрешләр 25 тапкыр кертелде.

Ачык тыңлаулар нәтиҗәләре буенча комиссия "Челнинские известия", "Шәһри Чаллы" газеталарында һәм шәһәр сайтында бастырылачак, шулай ук Шәһәр Советы каравына тәкъдим ителәчәк нәтиҗә чыгарылачак.

Дүшәмбе, 14 декабрь 2020, 16:02