Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре барышында сильфон компенсаторлар җитештерә торган «Хортум» заводын карады. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев озатып йөрде.

Рөстәм Миңнеханов яңа заманча җиһазлар белән җиһазландырылган җитештерү линиясен карады, җитештерелә торган продукция үрнәкләре белән танышты.

Бүген биредә 70ләп хезмәткәр эшли. Предприятие җитештерүнең тулы циклын проектлаштырудан алып әзер продукт чыгаруга кадәр башкара. Инженер-конструкторлык бүлеге техник параметрларны камилләштерү һәм эшләнмәләрнең куллану үзенчәлекләрен яхшырту өчен яңа продуктлар булдыру өлкәсендә даими фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә.

«Хортум» заводы директоры Айрат Харисов җитештерелә торган компенсаторларның тулысынча үзебезнең комплектлау әйберләреннән торуын әйтте.

Компания 10 елдан артык су куллану һәм суднолар төзү, газ, нефть, химия, азык-төлек һәм металлургия сәнәгате предприятиеләрен сильфон компенсаторлар белән тәэмин итә.

"Компенсаторлар җитештерү буенча сез дөнья дәрәҗәсенә ирештегез. Бу – заманча югары технологияле завод. Сезгә алга барырга, яңа линияләрне үстерергә кирәк", - дип билгеләп үтте президент.

Дүшәмбе, 14 декабрь 2020, 16:07