Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда эшләүче һәм «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк резидентлары булган ИТ-компанияләр өчен салым ставкасы 6%тан 1%ка кадәр кими. Тиешле закон проекты Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыкты.

Бу, үз чиратында, 3 мең яңа эш урыны һәм республика бюджетына 1 178,9 млн сум салым кереме бирәчәк. Татарстанның ИТ-компанияләре өчен «керем» маддәсе буенча 1% һәм "Керем минус чыгым" маддәсе буенча 5% гадиләштерелгән салым режимы билгеләнә (элек салым ставкасы 6% һәм 10% тәшкил иткән).

Программага штаты 100 кешедән артмаган ИТ-компанияләр кушыла ала, ә аларның еллык кереме 150 млн сумга кадәр тәшкил итәргә тиеш. Моннан тыш, әлеге компанияләр югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы белән инновацион эшчәнлек турында килешү төзергә тиеш булачак. Хәзерге вакытта компанияләргә "ерак резидент" статусы бирү буенча килешү төзү мөмкинлеге карала, ягъни аларга технопарк бинасында территориаль урнашу мәҗбүри түгел. Әлеге тәртип Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнәчәк.

ИТ-компаниянең бушатылган суммаларын алга таба камилләшергә һәм үсешкә юнәлдерергә мөмкин. Мәсәлән, хезмәткәрләр санын арттыру, яңа җиһазлар сатып алу, конкурентлыкка сәләтле цифрлы үз чишелешләрен эшли башлау һ. б.

Билгеләп үтик, мондый салым салу системасы Россиянең 24 төбәгендә гамәлдә инде, алар арасында Санкт-Петербург, Башкортстан, Удмурт өлкәсе, Пермь крае һ.б. шундый система Иннополиста да гамәлдә.

Ташламалы салым ставкасы Татарстанда 2021 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак. Программа буенча сорауларны почта аша Chelny.Residents@tatar.ru юлларга мөмкин яки 8(8552) 409-193 телефон номеры буенча шалтыратып консультация алырга мөмкин.

Сишәмбе, 15 декабрь 2020, 11:32