Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев «Солнышко» физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булды. Ул учреждениенең бүлмәләрен карап чыкты, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне реабилитацияләүнең заманча алымнары белән танышты.

Үзәктә тозлы бүлмә бар. Анда булганда бала коры тозның шифалы кисәкләрен сулый, бу организмның иммунитетын арттырырга һәм сәламәтлекне ныгытырга мөмкинлек бирә.

Физик һәм акыл үсеше үзенчәлекләре булган пациентларда шулай ук электр дәвалануы кулланыла.

«Солнышко»да балалар бәйләү, агач бизәү, сәйләннән үрү күнекмәләрен үзләштереп, иҗади остаханәләрдә шөгыльләнә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, учреждение базасында 2018 елдан башлап «Бергә булдырабыз» республика проекты тормышка ашырыла.

Яшь пациентларны реабилитацияләүдә заманча, интерактив технологияләр кулланыла.

Бүген биредә Чаллыдан, шулай ук күрше районнардан 56 балигъ булмаган бала тернәкләндерү уза.

Наил Мәһдиев үзәк коллективы белән аралашты һәм башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде: "Биредә ата-аналар, педагоглар, табиблар һәм балалар үзләре дә тормышка яраклашырга, үз урыннарын табарга һәм физик авырлыкларны җиңәргә тырышалар. Әлеге эшнең уңай нәтиҗәләрен күрүегезне телим!" – диде мэр һәм үзәккә һава рецикуляторлары бүләк итте.

"Солнышко"да пациентлар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр.

Һәркем мэр кулыннан татлы бүләк алды.

Сишәмбе, 15 декабрь 2020, 16:51