Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда IV чакырылыш Шәһәр Советының III утырышы узды. Депутатлар 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына шәһәр бюджеты турында фикер алыштылар. Аны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова тәкъдим итте.

Социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Венера Туктарова билгеләп үткәнчә, пандемия булуга карамастан, чаллылыларга өстәмә ярдәм чаралары күрсәтелә.

 Наил Мәһдиев ассызыклаганча, шәһәр социаль йөкләмәләрне тулысынча үти: "Без социаль йөкләмәләр буенча түләүләрне һәм ташламаларны бер тиенгә дә киметмәдек. Ничек кенә авыр булмасын, халыкны бакчаларга йөртү буенча үз бурычыбызны үтәдек. Бу 15 млн сум. Оптимальләштерү менә шундый социаль юнәлешле статьяларга кагылмый. Бюджет белән барысы да яхшы булса, әлеге чакырылыш депутатлары алдына өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне ташламалы туклану белән тәэмин итү бурычын куябыз. Өстәмә рәвештә 80 млн сум табарга кирәк", - дип билгеләде мэр.

Сишәмбе, 15 декабрь 2020, 16:13