Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллы депутатлары IV чакырылыш Шәһәр Советының өченче утырышын уздырды. Шәһәрнең 2021-2023 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразы турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова чыгыш ясады. Мәгълүматлар буенча, киләсе елга шәһәр буенча сәнәгать продукциясе күләме 391,4 млрд сум, сәнәгать җитештерүе индексы 102,7% планлаштырыла.

Агымдагы ел ахырына төп капиталга инвестицияләр күләме якынча 70 млрд сум тәшкил итәчәк, бу узган елдагыдан 5,4%ка кимрәк. 2020 ел бәяләве буенча ВТПга инвестицияләр өлеше 30,6 % тәшкил итәчәк. 2021-2023 елларда күрсәткечнең уңай динамикасы саклана.

Наталия Кропотова шәһәр сәнәгать паркларының актив үсеше турында сөйләде: "Парклар барысы да диярлек тулы. Хәзерге вакытта өстәмә мәйданчыкларда ихтыяҗ бар. Мәсәлән, бүгенгә 1,4 млн кв метр мәйданлы "Мастер" КИП территориясе тулысынча эшли, анда 300ләп резидент эшчәнлек алып бара. Мәйданнарны киңәйтү зарурлыгы бар. Проектның гомуми бәясе якынча 815 млн сум тәшкил итәчәк. 20дән дә ким булмаган яңа производство урнаштырылачак. «Развитие» сәнәгать паркы территориясе актив үсә. Әзер инфраструктуралы җир кишәрлекләренә инвесторларның тотрыклы ихтыяҗы сәнәгать паркының өченче чиратын төзү кирәклеген күрсәтә. Яңа мәйданчыкны үзләштерү 15тән дә ким булмаган яңа производство булдырырга һәм кимендә 800 млн сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип хәбәр итте спикер.

Наил Мәһдиев сәнәгать паркларын үстерү кирәклеген билгеләп үтте: "Кайбер сәнәгать паркларында резидентлар юк. Бездә башка күренеш: сәнәгать парклары җитми. Бүген эшмәкәрләр чиратка басу өчен тора. Бу бит яхшы тенденция. Ике атна элек без бу паркларга килергә әзер булган потенциаль резидентлар белән сөйләшүләр уздырдык", - дип ассызыклады мэр.

Шәһәр финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова хәбәр иткәнчә, 2021 елда шәһәр бюджеты керемнәре 10 млрд 575 млн сум булыр дип фаразлана, бу 2020 елның расланган план күрсәткеченнән 13%ка артыграк.

«Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында»гы законны гамәлгә ашыру барышы турында Яр Чаллы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова сөйләде: «Шәһәрдәшләр өчен торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, мәктәпкәчә тәрбия, юл хуҗалыгы, төзелеш, торак өлкәсе, социаль тәэмин итү, җирдән файдалану, сәламәтлек саклау, транспорт хезмәте күрсәтү, сәүдә һәм куллану хезмәтләре, законлылыкны тәэмин итү, финанс өлкәсе һәм элемтә мәсьәләләре иң актуаль булып кала. 2019 ел белән чагыштырганда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр саны шактый кимегән, әмма шул ук вакытта бу өлкә мәсьәләләре дә күп. Чаллылыларны ешрак ишегаллары территорияләрен төзекләндерү, подъездларда яктырту булмау, яңа челтәрләр төзү, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау, башкарылган эшләрнең сыйфаты, идарәче компанияләрнең эше, тарифлар һәм исәп-хисаплар булмау мәсьәләләре борчый», - дип аңлатты ул.
 Шулай ук депутатлар Административ комиссия составына үзгәрешләр керттеләр.

Сишәмбе, 15 декабрь 2020, 16:39