Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын мәҗбүри үтәү органнарына хезмәт итәргә чакыра. Судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча суд приставы вакансиясе туплана. Дәгъва кылучыларга  тотрыклы хезмәт хакы, вазыйфаи үсеш мөмкинлеге һәм социаль гарантияләр тәкъдим итәләр. Урта һөнәри яки югары белем таләп ителә. Ир-атлар өчен хәрби көчләрдә мәҗбүри хезмәт итү яки хәрби кафедра булган уку йортларында белем алу зарур.

Шартлары: эш графигы 5/2; дәүләт хезмәте ялы (45 көннән); махсус исемнәр бирү; физик әзерлек һәм ату буенча даими тикшерү; хәрби киемдә хезмәт итү (погоннар белән); хезмәт белән бәйле транспорт чыгымнарын каплау; хезмәт хакы 35 000 сумнан 45 000 сумга кадәр.

Бурыч: судьялар, утырышчылар, суд процессларында катнашучыларның иминлеген тәэмин итү; судларда үткәрү режимы булган суд биналарын саклауны гамәлгә ашыру;  башкарма гамәлләр куркынычсызлыгын гамәлгә ашыру (күчерү, корылмаларны сүтү) һәм башкалар.

Чәршәмбе, 16 декабрь 2020, 10:40