Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда "Иң яхшы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма 2020" конкурсына йомгак ясау буенча комиссия утырышы узды. Конкурста катнашу өчен алты номинация буенча 23 гариза бирелгән: «Шәһәр балалары һәм яшьләре», «Безнең мирас», «Татулык һәм үзара хезмәттәшлек», «Экология», «Безнең шәһәр», «Тигез мөмкинлекләр шәһәре».

Конкурс эшләрен карау нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр: «Шәһәр балалары һәм яшьләре» номинациясендә «Атмосфера» интеллектуаль-креатив шәхес үсешенә ярдәм итү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма; «Безнең мирас» номинациясендә - «Ватан уллары» балалар һәм яшьләргә физик культура, спорт һәм патриотик тәрбия бирү буенча төбәк үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы; «Татулык һәм үзара хезмәттәшлек» номинациясендә  – «Стильле традицияләр» кулдан бизәп туку остаханәсе» автоном коммерциячел булмаган оешма; «Экология» номинациясендә – Яр Чаллы шәһәре Үзәк районының «13 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе; «Безнең шәһәр» номинациясендә – Чаллы шәһәре Автозавод районының ТИҮ үсешенә ярдәм итү Ассоциациясе; «Тигез мөмкинлекләр шәһәре» номинациясендә – «Игелек планетасы» Инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма.

Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү датасы һәм урыны турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Чәршәмбе, 16 декабрь 2020, 11:31