Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы беренче укылышта наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын куллануга тарткан өчен җаваплылык турында җинаять һәм җинаять-процессуаль кодексларына төзәтмәләр хуплады. Төзәтмәләр РФ президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә парламентарийлар тарафыннан эшләнгән.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина әлеге инициативаны шәрехләде: «Безнең балаларны һәм яшьләрне наркотиклар куллануга җәлеп итүче җинаятьчел берләшмәләргә каршы көрәшне нәтиҗәлерәк итү өчен җәмгыять таләбе бар. Без тәкъдим итә торган новелла наркотиклар куллануга этәргән өчен җаваплылыкны көчәйтә һәм җинаятьчел төркемнәрне оештыручылар һәм анда катнашучылар белән көрәштә ярдәм итәргә, шуның аша кешеләрнең тормышын саклап калырга тиеш».

Наркотик, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын куллануга тартылган өчен, саксызлык нәтиҗәсендә ике яки аннан да күбрәк зыян күрүченең үлеменә китергән очракта, җинаять җаваплылыгы арттырыла. Мондый гамәлләр 12-15 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән, билгеле бер вазыйфаларны биләү яки 20 елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итә.

Чәршәмбе, 16 декабрь 2020, 13:35