Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 17 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Синоптиклар фаразлары буенча, 16 декабрьнең 18:00 сәгатеннән 17 декабрьнең 6:00 сәгатенә кадәр метеорологик күренеш интенсивлыгы фаразлана. Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә бераз кар, аерым районнарда томан. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез һәм кич урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә, иртән -10..-12 градус, аязган вакытта -16 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -5..-8 градус. Юлларда бозлавык.

Теләсә нинди бәла килеп чыккан очракта чаллылылар ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә алалар. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Чәршәмбе, 16 декабрь 2020, 14:00