Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы педагогы "Юлларда куркынычсызлык нигезләрен өйрәтү буенча иң яхшы педагог" Бөтенроссия конкурсында катнашты. Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы 2 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча баш идарәсе ярдәме белән үткәрде. «Гаилә, гаилә тәрбиясе, укучылар гаиләләре белән үзара хезмәттәшлек» номинациясендә өстәмә белем бирү оешмалары педагоглары арасында абсолют җиңүче дип «Огниво» 16 нчы балалар иҗат үзәге педагог-оештыручысы Елена Солдатова танылды.

Шулай ук «Огниво» үзәге командасы 7 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр дәвам иткән, «Куркынычсыз юл - балаларга» Бөтенроссия конкурсында катнашты. Алар 3 104 команда арасында 3 урын яуладылар. Балалар дипломнар белән бүләкләнде, шулай ук экшен-камералар бүләк ителде.

Чәршәмбе, 16 декабрь 2020, 14:05