Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Автозавод районы администрациясендә районның идарәче оешмалары җитәкчеләре белән торак фондта янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү турында киңәшмә узды. Катнашучылар алдында Чаллының Автозавод районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Ринат Галиуллин чыгыш ясады.

Ул торак йортларда янгын куркынычсызлыгы буенча гражданнар белән профилактик әңгәмәләр үткәрүгә, шул ук вакытта күп балалы гаиләләрнең, ялгыз картларның һәм имин булмаган гражданнарның яшәү урыннарына аерым игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады. Шулай ук җитәкчеләрнең игътибарын гражданнарның хуҗасыз корылмаларга, торак йортларның коллекторларына һәм подвалларына үтеп керүен чикләү буенча чаралар күрергә чакырды.

Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов Яңа ел алды һәм бәйрәм көннәрендә беркетелгән территорияләрдән кар чистартырга һәм чыгарырга, шулай ук җирле, квартал эчендәге юлларда, тротуарларда кар һәм боз чистартырга кирәклеген билгеләп үтте.

Пәнҗешәмбе, 17 декабрь 2020, 08:58